- челтәр
- 1. Үтә күренмәле, тигез яки рәсемле итеп тукылган яисә бәйләнгән эре күзәнәкле җиңел тукыма (гадәттә тәрәзә пәрдәсе, күлмәккә бизәк тоту һ. б. ш. өчен кулл.) с. Шундый тукымадан тегелгән, ясалган 2. Үзара тигез кисешкән җепләрдән төенләп ясалган балык тоту җайланмасы, җәтмә 3. Тимер чыбык, бау кебек нәрсәләрдән үзара кисештереп, үреп ясалган җайланма 4. Азык-төлек, вак-төяк әйберләр салып йөртү өчен җептән яки баудан үреп ясалган сумка, сетка 5. Аркылы-торкылы итеп беркетелгән юан металл чыбыклардан торган рәшәткә 6. Тышкы күренеше белән үрелгән яки үзара кисешкән сызыкларга, җепләргә охшаган берәр нәрсә. с. Шундый нәрсәгә охшаган, шундый формалы 7. Берәр территориядә төрле юнәлештә урнашкан юллар, каналлар, элемтә линияләренең һ. б. ш. аерым җыелмасы тимер юл челтәре киңәю 8. Берәр территориядә урнашкан бер иш оешмалар, предприятиеләр һ. б. җыелмасы уку йортлары челтәре. ЧЕЛТӘР КАНАТЛЫЛАР – Канатларында челтәр сыман нечкә генә сеңерчәләре булган бөҗәкләр отряды. ЧЕЛТӘР КАТЛАУ – Күзнең яктылыкны сизүчән эчке катлавы, ретина. ЧЕЛТӘР СӨЯК – Умырткалы хайваннар баш сөягенең нерв җепселләре үтү өчен бик күп тишекләре булган йөз өлеше, алгы өлеше
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.